Питрәч районында кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призерын бүләкләделәр

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Питрәч районының 1 урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада призерын бүләкләү тантанасы булды.

Исегезгә төшерәбез, олимпиаданың йомгаклау этабына бөтен республикадан 94 укучы узды. Быел конкурсның йомгаклау этабы Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә үткәрелде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Питрәч районында теркәлгән укучылар саны елдан-ел уңай динамиканы күрсәтә.   

2019 елда районнан олимпиадада катнашу өчен - 360 укучы, 2018 елда – 204 укучы, 2017 елда 207 укучы теркәлгән.

Барлык конкурс этаплары нәтиҗәләре буенча, «Кулланучы грамоталылыгын өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә Питрәч районының  аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 А сыйныфы укучысы Яна Максимова җиңүче булды.

Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән Питрәч муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Резеда Илсур кызы Рәхмәтуллина бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International