Тәтеш районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең олимпиада призерын бүләкләделәр

2019 елның 20 декабре, җомга

Олы Тархан урта мәктәбе укучылары биш ел дәвамында кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнаша. Бу вакыт эчендә 10 укучы ел саен төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре 2019 елгы призерны бүләкләү тантанасын үткәрде. «Кулланучы белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» номинациясендә 11 сыйныф укучысы Виктория Пелькина  призер дип танылды. Аңа грамота һәм бүләк тапшырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның «Татарстан Республикасы кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен» рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Расих Шагаев бүләкләнде. Өч ел дәвамында «Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнашканы һәм Татарстан Республикасы кулланучылар белеме системасын үстерүдәге югары казанышлары өчен» Тәтеш районы Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Бу эштә мәктәп директоры Шагаев Р.И. зур өлеш кертә. Ул әзерләгән укучылар елдан-ел олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International