15 татар гимназиясе укучысы кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиаданың III дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген Казан шәһәре Киров районының 15 нче татар гимназиясендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада җиңүчесен хөрмәтләделәр. Олимпиаданың барлык турлары нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә диплом, шулай ук кыйммәтле призлар һәм бүләкләр белән 11 сыйныф укучысы Адилә Латыйпова бүләкләнде. Бүләкләү тантанасын Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шаһидуллин үткәрде.

Ел саен олимпиадада катнашучылар саны арта бара. Агымдагы елда бу олимпиадада Татарстан Республикасының 8-9 һәм 10-11 сыйныфларында белем алучы 9400 дән артык укучы катнашты. Бу әлеге юнәлеш белән кызыксыну дәрәҗәсенең артуын раслый. Үсеп килүче буын активрак була бара, ә укучылар алган кулланучылар белеме  аларга хезмәтләр һәм товарлар күп төрлелегендә дөрес юнәлеш табарга, кирәкле товар яки хезмәтне дөрес сайлап алырга, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.

         Укучыларны олимпиадага әзерләүдәге шәхси өлеше өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фирүзә Сәгъдиева бүләкләнде. Укытучыга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.

         Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе олимпиадада катнашучыларны һәм аларның остазларын лаеклы бүләкләре белән котлый һәм киләчәктә дә җиңүләр тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International