Мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмас өчен

2019 елның 20 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә мәнфәгатьләр каршылыгы турында лекция узды. Лекцияне Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин үткәрде.

2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча ведомство комиссиясе эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм активлаштыру кысаларында 2019 елда 7 утырыш уздырылды, аларның йомгаклары буенча 16 элеккеге хезмәткәргә төрле коммерцияле оешмаларда вазыйфалар биләүгә рөхсәт бирелде, мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мөмкинлеге булган вакытка бүтән түләүле эшне башкару нияте турында 5 хәбәр, тикшерү чараларын үткәргәндә мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мөмкинлеге турында 1 хәбәр алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International