Буа укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада актив катнаша

2019 елның 20 декабре, җомга

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы 2013 елдан бирле үткәрелә. Буа районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадаларда актив катнаша. Шунысы куанычлы, 2013, 2016, 2017 һәм 2019 елларда ТР Буа шәһәрендәге 2 нче лицейның 5 укучысы олимпиаданың төрле номинацияләрендә җиңүче булды. Җиденче республика олимпиадасында Буа районының 15 гомуми белем бирү мәктәбеннән 218 укучы катнашты. Олимпиаданың икенче этабына 22 укучы узды, эссе язганнан соң Буа шәһәренең 2 нче лицееннан ике  укучы калды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Гаязетдинова Ф.Ф., контроль–инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Хәбибуллин Р. Р. олимпиада призерларын бүләкләде.  «Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлар өчен» номинациясендә 2 нче лицейның 8 А сыйныфы укучысы Наилә Латыйпова  җиңүче булды. Олимпиадада катнашучыга грамота һәм бүләк тапшырылды. 8 А сыйныфы укучысы В.Вәлиуллинга «Кулланучылар хокукларын яклау» логотибы төшерелгән портфель һәм сувенир тапшырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның «Татарстан Республикасы кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен» рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге 2 нче лицейның җәмгыять белеме укытучысы Л.И. Ситдыйкова бүләкләнде. Ул балаларны олимпиадага әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International