Теләче муниципаль районында хакимият бинасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы призерын бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов Теләче районына олимпиада призерын хөрмәтләү өчен килде. Бүләкләү тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты. Фәннур Хамматов 2013 елдан башлап олимпиада нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Татар телендә кулланучыларның хокукларын өйрәнүдәге уңышлары өчен» номинациясендә грамота белән Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Данис Нигъмәтҗанов бүләкләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге номинация беренче тапкыр гамәлгә куелды. Призерга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. «Татарстан Республикасы кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен» рәхмәт хаты һәм китап белән Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Диләрә Бикчәнтәева бүләкләнде.
Шул ук көнне Фәннур Хамматов Саба районында олимпиада призеры – Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Килдебәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алсу Вәлиеваны да бүләкләде. Ләйсән Абдуллина тарих һәм җәмгыять белеме укытучысына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.