«Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә җиңүче бүләк алды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм гамәли күнекмәләр булдыру максатыннан чыгып, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен республика олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта уза.

 Быел олимпиадада катнашкан республиканың югары сыйныф укучыларының гомуми саныннан 3069ы - Әлмәт территориаль органына караган районнарның өлкән сыйныф укучылары.

Лениногорск районы буенча олимпиаданың өченче турына чыгучылар арасында «Җиңүгә һәм куллану законнарын өйрәнүгә омтылыш өчен» номинациясендә Лениногорск шәһәренең 7 нче урта мәктәбенең 8 Б сыйныф укучысы Сабина Әһлиуллина җиңүче булды.

Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Сабинаны олимпиадага әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ольга Блинова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International