Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетында 2019 елда Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы призерларын бүләкләү булды.
II дәрәҗә диплом, олимпиада кубогы, медаль һәм кыйммәтле призлар белән 2 нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Адель Гришин бүләкләнде.
«Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлар өчен» номинациясендә грамота һәм кыйммәтле призлар белән гимназиянең 11 сыйныф укучысы Полина Христофорова бүләкләнде.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Олеся Мироновага һәм Эльмира Вәлиевага Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Укучыларны һәм укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә кулланучы грамоталылыгын өйрәнүдә уңышлар телибез.