Тәтеш районында яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Иртәнге сәгать җидедән район халкы яңа ел табынына азык-төлек сатып алырга ашыкты. Ярминкәдә яшелчә һәм җиләк-җимеш, ит һәм сөт ризыклары, умартачылык продукциясе, яңа тотылган балык һ.б. ларны күрергә мөмкин иде. Биредә шулай ук урман гүзәлләре: нарат һәм чыршылар сатылды. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен сатып алучыларны тапса, халык, үз чиратында, кулай бәяләрдән югары сыйфатлы экологик чиста продукцияле булды.
Ярминкәгә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Р.Х. килде, ул сәүдә палаткаларын карады, тәкъдим ителгән продукция белән танышты. Район үзешчәннәре тарафыннан концерт программасы әзерләнгән иде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Сазонова Е.К. ярминкәдә кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан консультация үткәрде. Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белешмәлекләр һәм буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.