Яшел Үзән районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада елдан-ел актив катнаша. Биш ел дәвамында районның 6 укучысы 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, төрле номинацияләрдә призерлар булды. 2019 елда олимпиадада районның 7 мәктәбеннән 209 укучы катнашты. Икенче этапка - 29, өченче этапка 3 катнашучы үтте. Ике катнашучының Нурлат урта мәктәбеннән һәм бер катнашучының ТР Яшел Үзән муниципаль районы 14 нче лицееннан булуын билгеләп үтәргә кирәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ф.Ф. Гаязетдинова Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбенең олимпиада призерын бүләкләде. «Кулланучы грамоталылыгын арттыруда тырышлык һәм үҗәтлек өчен» номинациясендә 9 Б укучысы Нурсолтан Абзалов җиңүче булды. Грамота һәм бүләкне тапшыру укыту бүлеге мөдире Бикбова И.М. катнашында узды. Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Абзалова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук 14 нче лицейның 9 А сыйныфы укучысы Софья Волостновага сувенир продукциясе белән «Кулланучылар хокукларын яклау» портфеле тапшырылды. Олимпиадада катнашучыларны һәм укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә кулланучы грамоталылыгын өйрәнүдә уңышлар телибез.