Арча муниципаль районы Арча 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында тантаналы шартларда мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары каршында «Кулланучылар хокукларын яклау» республика олимпиадасының «Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлары өчен» номинациясендә призерына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 11 сыйныф укучысы Булат Зәйнуллин һәм призерның укытучысы Ильмира Нурмөхәммәтова үз бүләкләрен алды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада, аның этаплары турында сөйләде, республика олимпиадасының, анда җиңүләрнең югары әһәмиятен билгеләп үтте, киләчәктә дә мәктәп укучыларының олимпиадаларда актив һәм нәтиҗәле катнашуларына өмет белдерде.
Шулай ук әлеге мәктәптән олимпиадада катнашучыларның барысына да катнашучы сертификатлары һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы тапшырылды.