Сарман муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау буенча структур берәмлекләрне торгызу кирәклеге турында сөйләштеләр

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Сарман муниципаль районы хакимиятенең зур утырышлар залында район Советының чираттагы атналык утырышы узды.  Анда дәүләт учреждениеләре, көч структуралары, коммуналь комплекс оешмалары, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Киңәйтелгән оператив киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин үткәрде.

Киңәшмә кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Кадрия Вәгыйзованың доклады тыңланды.Ул аудиториягә Сарман районы территориясендә 2019 елда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән мөрәҗәгать итте. Кулланучылар хокукларын яклау системасының барлык тармаклары арасындагы хезмәттәшлеккә, шул исәптән җирле үзидарә органнарында кулланучылар хокукларын яклау буенча структур берәмлекләрне яңадан торгызу зарурлыгына да аерым игътибар бирелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның 44 статьясы нигезендә, җирле үзидарә органнары кулланучыларның шикаятьләрен карап тикшерү, аларга кулланучылар хокукларын яклау сораулары буенча консультацияләр бирү, кулланучылар (билгесез затлар даирәсе) хокукларын яклау өчен судларга мөрәҗәгать итү вәкаләтләренә ия, дип билгеләп үтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International