Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре «Ак кремль» сыра кайнату заводында булды.
«Ак кремль» - 2018 елда Чистайда сафка бастырылган Россиядәге иң заманча сыра кайнату заводы. Предприятиенең куәте елына 20 млн. декалитр сырага исәпләнгән. «Ак кремль», «Иске Казан», «CZ», «Кама», «Жигулевское» сыраларының сортлары Россия кулланучысының тәм өстенлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән.
«Ак Кремль» заводының административ-көнкүреш комплексында «Ак Кремль» кибет-музее урнашкан. Экскурсия вакытында хезмәткәрләр Казан төбәгендә сыра кайнату үсеше тарихын белделәр, мемориаль рыцарь залында булдылар. Музейның сәнәгать зонасындагы кечкенә савытларда сыра әзерләү өчен кулланыла торган табигый ингредиентлар: солод, арпа, колмак һәм артезиан суы тәкъдим ителгән. Музейның фотозонасында «Ак Кремль» заводы җитештерә торган сыра брендларының ярлыклары куелган.
Заводта экскурсия вакытында хезмәткәрләр сыра җитештерүнең барлык этаплары: су әзерләү бүлеге, пешерү цехы, ачыту бүлеге, шешәләргә агызу цехы турында мәгълүмат алды. Җитештерүне тулысынча автоматлаштыру чыгарыла торган продукциянең сыйфатын гарантияли.