Лаеш районында олимпиада җиңүчесен бүләкләделәр

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районының Ташкирмән гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада җиңүчесен хөрмәтләү тантанасы булды. Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча 9 сыйныф укучысы Вероника Кузнецова «Олимпиадада актив катнашкан өчен» номинациясендә җиңүче дип танылды.  

Тантаналы шартларда призерга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исеменнән грамота, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Укучыларны олимпиадага әзерләүдәге шәхси өлеше өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Сидорова бүләкләнде. Укытучыга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.

         Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе олимпиадада катнашучыларны һәм аларның остазларын лаеклы бүләкләре белән котлый һәм киләчәктә дә җиңүләр тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International