Чистай укучысы олимпиадада катнашкан өчен бүләк алды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов 1 нче лицейның 8 Б сыйныфы укучысы Наталья Волостновага грамота тапшырды. Наталья кулланучылар хокукларын яклау буенча җиденче олимпиада призеры булды.

Александр Панов аңа укуларында уңышлар, яңа җиңүләр, көндәлек тормышта кулланучылар законнары өлкәсендәге белемнәреннән оста файдалана алуын теләде.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Толстовага Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов имзалаган рәхмәт хаты тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International