Бүген Казан шәһәре Киров районының 151нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада җиңүчесен хөрмәтләделәр.
Барлык бәйгеләр нәтиҗәләре буенча «Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә 9А сыйныфы укучысы Мария Мөҗипова җиңүче дип танылды.
Бүләкләү тантанасын Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шаһидуллин үткәрде.
Ел саен олимпиадада катнашучылар саны арта бара. Быел җиденче олимпиадада Татарстан Республикасының 8-9 һәм 10-11 сыйныфларында белем алучы 9400 дән артык укучы катнашты. Бу әлеге юнәлеш белән кызыксыну дәрәҗәсенең артуын раслый.
Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Юматова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.