«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны популярлаштыру, аларда кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый белемнәр һәм гамәли күнекмәләр булдыру максатыннан чыгып, «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен республика олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада призерлары арасында Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 Б сыйныф укучысы Альмира Нуриева да бар. Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров «Җиңүгә һәм куллану законнарын өйрәнүгә омтылышы өчен» номинациясендә җиңү яулаганы өчен призерга тантаналы шартларда бүләк тапшырды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Анжелика Воронова Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән шәхси өлеше өченТатарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.