Бөгелмә укучылары һәм укытучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашкан өчен лаеклы бүләкләр алды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашу өчен теркәлгән тугыз меңнән артык югары сыйныф укучысының 3069ы Әлмәт территориаль органына караган районнар укучылары иде.

  Катгый, әмма гадел көрәштә номинацияләр буенча нибары 37 кеше җиңүче булды, аларның өчесе - Әлмәт территориаль органы буенча.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре олимпиада җиңүчеләрен бүләкләде. Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 9 Б сыйныф укучысы Алинә Әхмәтшина «Кулланучы белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен» призына лаек булды.

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче мәктәпнең 10 А сыйныфы укучысы Анастасия Малафеева «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча укучылар олимпиадасында «Актив катнашкан өчен» номинациясендә җиңүче дип танылды.

Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән олимпиада призерларын әзерләгән укытучылар - Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей–интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Артем Казаков һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче урта мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Елена Тарасова бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International