Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә структур бүлекчәләр башлыкларының 2019 ел өчен йомгаклау киңәшмәсе уза.
Җәүдәт Әхмәтханов 2019 елда Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт каршындагы эксперт советы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт каршындагы алкоголь продукциясе базарларында конкуренцияне үстерү мәсьәләләре буенча эксперт совет эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Монополиягә каршы федераль хезмәт каршындагы алкогольле продукция базарларында конкуренцияне үстерү мәсьәләләре буенча эксперт совет эш төркеменең өч утырышында катнашты. Татарстан Республикасы алкоголь базарының сыйфатламасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан дәүләт контролен көчәйтү чаралары турында доклад белән җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов чыгыш ясады. Алга таба Арча, Чистай, Яшел Үзән районнары территориаль орган башлыклары ведомствоара комиссия һәм мобиль төркемнәр эшен оештыру буенча муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлектә үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина территориаль органдагы эшчәнлеккә максатчан тикшерү нәтиҗәләре турында хисап тотты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина, гадәттәгечә, структур бүлекчәләр башлыклары киңәшмәсе карарларының үтәлеше турында сөйләде.