Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек итү чараларын үткәрү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре 2019 елның 22 декабреннән 23 декабренә каршы төндә Авиатөзелеш районында урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә ябык тарада сыра сату фактын ачыклады.
Барларда һәм кафеда эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр алкогольле продукция сату шартларын чикләүне үтәмәгән, шул рәвешле «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясын һәм «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларын гамәлдән чыккан дип тану турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пунктын бозган.
Шәхси эшмәкәргә карата административ материаллар рәсмиләштереләчәк.