2019 ел программасында планлаштырылган чаралар тәмамланды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара эш төркеменең быел соңгы утырышы булды.

- Бу ел безнең өчен шактый уңышлы булды, республикабыз кулланучылар хәрәкәте тарихына әһәмиятле вакыйга булып керде: безнең уртак эшебез югары бәяләнде - республикада кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсе иң югары федераль дәрәҗәдә иң яхшысы дип танылды. Без 2018 елда кулланучыларның якланганлыгы дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында беренче урынны алдык.  Республикада иң югары күрсәткечләр - 476 балл, 2 урында – Башкортстан Республикасы - 417 балл.  Лидер төбәкләр өчлегендә - Ростов өлкәсе (3 урын – 382 балл). Рейтинг нәтиҗәләре 2019 елның 12 мартында Мәскәүдә Икътисадый сәясәт буенча Федерация Советы комитеты утырышында игълан ителде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үз чыгышын әнә шулай башлады.

         «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы кысаларында ел саен кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада үткәрелә. Ул быел да уңышлы тәмамланды, нәтиҗәләр ясалды. Елдан-ел олимпиадада катнашырга теләүчеләр саны арта бара. 2013 елда 500гә якын укучы катнашкан булса, быел катнашучылар саны рекордлы булды – бөтен республикадан 9500 гә якын укучы. Быел олимпиадада катнашучылар өчен биремнәр катлаулы булуга карамастан, күп кенә катнашучылар аларны уңышлы үтәде, ә укучылар күрсәткән белем дәрәҗәсе югарырак булды. Олимпиадада җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы үткәрелә - бу кулланучылар хокукларын яклау проблемаларын яктыртучы журналистлар арасында һөнәри бәйге, һөнәри осталык конкурсы; яңа чараның төп бурычы - халыкны, республика кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларны хокукый агартуга, рациональ кулланучы күнекмәләрен формалаштыруга һәм кулланучылар белән сатучыларның цивилизацияле мөнәсәбәтләрен формалаштыруга булышлык итү. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр.

Соңрак эш төркемендә катнашучыларга 6 ярдәмче программада үзгәрешләр турында хәбәр ителде.

2019 ел программасында планлаштырылган төп чаралар тәмамланды, хәзерге вакытта ярдәмче программаны гамәлгә ашыру турында йомгаклау хисапларын әзерләү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International