Балык - акыл ризыгы: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә балык пресервларына дегустация үткәрелде

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

«Балык - акыл ризыгы», - дигән борынгылар. Заманча диетологлар күзлегеннән исә, балык - бик яхшы аксым чыганагы. Белгечләр рационга атнага 2-3 тапкыр балык һәм диңгез ризыкларын кертергә киңәш итә. Барыбызның да балыкның файдасы турында ишеткәне бар, әмма Россиядә, башка алга киткән илләр белән чагыштырганда, аны азрак кулланалар. Россия Медицина фәннәре академиясе тәкъдим иткән балык һәм балык ризыкларын куллануның физиологик нормасы - елына 24 килограмм. Бу күрсәткеч буенча безнең илдә куллану нормага туры килми әле: Россия Федерациясе буенча, гомумән алганда, 2018 елда ул бер кешегә 18 килограммнан артмаган. Балыкны куллануга кулланучыларның гастрономик һәвәслеге генә түгел, бәя аспекты да йогынты ясый – балыкларның кызыл сортлары кыйммәт. Куллану сыйфаты һәм уңайлылыгы да мөһим факторлар булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә кулай бәяле, өстәмә эшкәртү таләп итми торган ризыклар яхшы сатыла: тиресе һәм кылчыкларыннан чистартылган филе-кисәкләрдән яки кисәкләрдән торган пресервалар һәм табынга куелырга әзер башка ризыклар.

Балык пресервлары - ул банкаларга үлчәп тутырылган һәм ябылган, әмма стерильләштерелмәгән кабымлык тауарлары төркеме. Стерильләштерелмичә, консервантлар өстәлгән тозлы, төче яки маринадланган балык пресервлар булырга мөмкин. Пресерваларны сатканда суыткычта даими саклауны һәм вакытында сатуны тәэмин итү мөһим - банкаларның кабаруына һәм ризыкның ачуына юл куярга ярамый. Консервалардан аермалы буларак, пресервалар стерильләштерелми һәм шуның хисабына аларның саклану вакыты аз.

Хәзер сәүдә оешмалары кулланучыларга матур төргәкләрдә күпләгән балык пресервлары тәкъдим итә.  Әлеге продукция ассортиментын мониторинглау барышында республиканың төрле сәүдә предприятиеләрендә "Дивный берег" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Югары Ослан районы; "Чаллы Холод" ААҖ Татарстан Республикасы, Чаллы ш.; "Балтийский берег" СЙ" ҖЧҖ, Россия, Санкт-Петербург ш., "Санта Бремор" СП ҖЧҖ, Беларусь Республикасы,  "Акватория "РК " ҖЧҖ, Россия, Самара өлкәсе, "Антей" ҖЧҖ, Россия, Приморье крае, Владивосток ш., "Вичюнай-Русь" ҖЧҖ, Россия, Калининград өлкәсе, "Океан" ТРК" ҖЧҖ, Россия, Санкт-Петербург шәһәре,  "Меридиан" ПКП" ААҖ (Мәскәү), "Океанрыбфлот" ГАҖ (Владивосток ш.,) "Русское море" төркеме структурасына керүче "Русский Балык компаниясе" ЯАҖ (Мәскәү) кебек җитештерүчеләрнең продукциясе киң таралуы билгеле булды. Болар - кулланучылар арасында тотрыклы яхшы абруй казанган иң эре һәм танылган брендлар.

Балык пресервларын чагыштыру өчен республика сәүдә челтәрләрендә белгечләр тарафыннан 41 балык продукциясе үрнәге, шул исәптән 20 төр пресерв сатып алынды һәм токсинлы элементларны, нитрозаминнарны, консервантларны, физик-химик (нетто массасы, балык массасы) һәм органолептик күрсәткечләрне билгеләү өчен аккредитацияләнгән лабораториягә җибәрелде. Республиканың кулланучылар базарында аеруча киң тәкъдим ителгән сәүдә маркаларыннан балык пресервлары үрнәкләре сайлап алынды. Нәтиҗәләр сөендерерлек түгел: 20 балык пресервасының 4 үрнәгендә  сыйфат һәм куркынычсызлык буенча тайпылышлар ачыкланды.

Күп гаиләнең табыннарында иң яраткан ризык нәкъ менә «тун астындагы сельдь» булачак яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән дегустациядә без Татарстан Республикасы предприятиеләре чыгарган һәм шулай ук чит төбәкләрдән кертелгән тугыз сельдь балыгы пресервасының сыйфатын бәяләдек.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән кулланучы дегустациясенең максаты: республиканың азык-төлек товарлары базарында сатыла торган сельдь балыгы пресервларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү. Дегустацияне оештыру һәм үткәрү барышында сыйфат буенча иң яхшы үрнәкләрне ачыклау һәм алынган лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре турында кулланучыларга хәбәр итү.

Балык пресервлары дегустациясе нәтиҗәләре
26. 12. 2019

 

Органолептик бәяләү буенча УРЫН

Үрнәкнең атамасы

Җитештерүче

Уртача балл бәясе

 

 

       

 

       

1

Хушисләндерелгән майда тын океан сельде тозлы филе-кисәкләре - "Чаллы-Холод" СМ 

"Челны-Холод" Чаллы суыту комбинаты" ААҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Сәнәгать зонасы, сәнәгать - коммуналь зона, А - 2.

23,05

 

2

Майда тын океан сельде филе-кисәкләреннән тозлы балык пресервлары "Дивный берег" СМ

"Дивный берег" ҖЧҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Казан ш., Имәнлек ур., 38 йорт, цоколь каты, . 9 бина, 25. Җитештерү адресы: Россия, Татарстан Республикасы, Югары Ослан районы, Яр буе Морквашы ав., Двориков тыкрыгы, 5.

21,50

 

3

Майда төтен исе белән майлы атлантик сельдь филесы пресервлары "Русское море" СМ

"Санта Бремор" СП, Беларусь Республикасы, Брест шәһәре, Катин Бор ур., 106

21,20

 

4

Майда сельдь филе-кисәкләре "Каждый день" СМ

"Вичюнай-Русь" ҖЧҖ, Россия, Калининград өлкәсе, Советск шәһәре, Маяковский ур., 3Б йорт.

20,47

 

5

Традицион тозланган атлантик сельдь филесы пресервалары "Русское море" СМ

"Санта Бремор" СП, Беларусь Республикасы, Брест шәһәре, Катин Бор ур., 106

20,20

 

6

Майда тын океан сельдь филесы пресервлары "Метро" СМ

"Олива-Факел" ҖЧҖ, Россия, Мәскәү өлкәсе, Мытищи шәһәре, Грибки авылы, Ангарская ур., 36

19,67

 

7

Паприка һәм сарымсаклы сельдь филесы "Вкуснов" СМ

"Рыба" РО ҖЧҖ, Россия, Самара өлкәсе, Самара шәһәре, Совет Армиясе ур., 158 йорт, 8 фатир. Җитештерү адресы: Россия, Самара өлкәсе, Самара шәһәре, Завод шоссесы, 19 А.

19,27

 

8

Укроплы  "Матье"сельды "аМоре" СМ

"Рыбообрабатывающий комбинат № 1" ААҖ, Россия, Ленинград өлкәсе, Волхов районы, Волхов шәһәре, Мурманск шоссесы, 6 йорт

19,23

 

9

Атлантик сельдь "по-царски" "Балтийский берег" СМ

"Балтийский берег" СЙ" ҖЧҖ, Россия, Санкт-Петербург ш., Минеральная ур., 13, литер А, 16-н бина. Җитештерү адресы: Россия, Санкт-Петербург шәһәре, Минеральная ур., 29 йорт, 2 корп.

18,95

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International