Миллионлаган россиялеләр кулланучылар ролендә чыгыш ясый, ә РФ законнары аларга тулы кыйммәтле мәгълүмат алу, ирекле сайлау, куркынычсызлык, зыянны кайтару, сәламәт тышкы мохит хокукын тәэмин итә. Кызганычка каршы, күпләр физик затларның (кулланучыларның) гамәлдәге хокуклары турында белми яки аларны куллана белми, ә бу финанс югалтуларга китерә.
Арча районының КФҮ ДБУ филиалы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина халыкка консультация бирү буенча чара үткәрде.
Чараның төп максаты - үз хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларның хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру.
Гражданнарга куллану законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турында аңлатылды. Шулай ук әңгәмә барышында туган сораулар буенча консультацияләр бирелде.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикага белешмәлекләр, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.