Алабуга районында 2019 елгы республика олимпиадасы призерын бүләкләү тантанасы узды

2019 елның 27 декабре, җомга

Алабуга муниципаль районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Аделина Баутина "Кулланучы грамоталылыгын күтәрүдә тырышлык һәм үҗәтлек өчен" номинациясендә грамота һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

 Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гиззатуллина Галина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тапшырды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә кулланучы грамоталылыгын өйрәнүдә уңышлар һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International