Әгәр дә яшь һәм сәламәт кешеләргә массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда Интернет аша үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табу җиңел булса, өлкән яшьтәге яисә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, кирәкле мәгълүмат булмау сәбәпле, юлларында киртәләргә еш юлыга. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз бәлаләре белән ялгызлары калырга тиеш түгел, бу җәһәттән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча актуаль мәсьәләләр буенча ачык диалогта фикер алышырга мөмкин булган очрашулар зур роль уйный.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Азат Хәлилов мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен Саба муниципаль районындагы "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрде. Катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләште. Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру, срокларны бозу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, яраклылык вакыты чыккан товарларны сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә дигән киңәшләр тыңлаучыларда аерым кызыксыну уятты.