Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе әгъзалары утырышы узды. Белгечләр 12 үрнәктәге күбекле ак шәрабны бәяләде, аларның 7се - Франция, Италия, Испания, Аргентина, Люксембургта җитештерелгән брют һәм 5се - Италиядә чыгарылган Асти үрнәге.
Республика халкының күбекле һәм шампан шәрабына ихтыяҗы, нигездә, читтән кертелә торган продукция хисабына канәгатьләндерелә, аның өлешенә барлык сату күләменең 99% туры килә.
|
Агымдагы елның гыйнвар - ноябрь айларында республиканың ваклап сату челтәрендә 170,0 мең дал күбекле һәм шампан шәрабы сатылган, бу 2018 елның гыйнвар - ноябрь айларына караганда (156,7 мең дал) 8% ка күбрәк, шул исәптән читтән кертелгәне – 167,6 мең дал, республикада җитештерелгәне – 2,4 мең дал. 2019 елда Россия җитештерүчеләренең шампан һәм күбекле шәрабны ваклап сату рейтингында беренче урында - «Дербентское» («Дербент шампан шәраблары заводы» ААҖ) - гомуми күләмнең 30,8%; икенче урында - «Абрау дюрсо белое» («Абрау – Дюрсо» ЯАҖ) - 5,1%; өченче урында – «Дагестанское» («Избербашский» ШКЗ» ЯАҖ, Избербаш шәһәре) - 3,3%. |
|
2019 елда чит ил шампан һәм күбекле шәраблары арасында сату рейтингында республика кулланучылары арасында «Мартини асти» (Мартини һәм Россия С.П.А.) аеруча популяр булган - барлык шампан шәрабларын сату күләменең 1,4%ы; 2нче урында - «Анри марсель белое» (Компани франсез де гран вен) – 1,2%; 3нче урында - "Мартини просекко белое" (Мартини и Россия С.П.А.) - 0,74%.
Дегустациягә үрнәкләр шәһәрнең сәүдә челтәрендә сатып алынды.
Дегустациягә тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – 0,75 л өчен 800-1350 сум. Кайбер үрнәкләр акцияле бәяләрдән сатып алынды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында күбекле һәм шампан шәрабы җитештерелми. Элегрәк бу продукцияне «Татспиртпром» АҖ филиалы «Vigrosso» (элеккеге «Казанский» шәраб заводы) җитештерә иде. 2018 елның гыйнварында 1,5 мең дал күләмендә соңгы тапкыр шешәләргә агызу гамәлгә ашырылды.
Хәзерге вакытта «Татспиртпром» АҖ сәүдә маркасы астында «Классическое» шампан шәрабы «Исток» ҖЧҖ (Төньяк Осетия-Алания, Беслан ш.) тарафыннан җитештерелә. 2019 елда әлеге продукция 3,9 мең дал күләмендә чыгарылган.
2019 елның гыйнвар - ноябрь айларында алкогольле продукцияне ваклап сату структурасында күбекле һәм шампан шәраблары өлеше 3,3% тәшкил итә, узган елның шул ук чорында - 3,1%.
|
Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре |
|
||||
|
№ |
Атамасы |
Җитештерүче |
Уртача балл бәясе |
Урын |
|
|
|
|||||
|
|
|||||
|
Күбекле ак шәраблар (брют) |
|
||||
|
1 |
КАВА ЖАУМЕ СЕРРА |
"Jaume Serra" (Жауме Серра), Испания |
92,4 |
6 |
|
|
2 |
КРЕМАН ДЕ БУРГОНЬ АРМАН ДЕ ШАМБРЕ |
"CVB"-71150 Chagny -France |
91,8 |
7 |
|
|
3 |
ШАНДОН |
"Bodegas Chandon S.A." |
93,5 |
3 |
|
|
4 |
СЕЛЕН КЮВЕ РУАЯЛЬ КРЕМАН ДЕ БОРДО БРЮТ |
"SAS CELENE" ("САС СЕЛЕН"), Франция |
92,6 |
5 |
|
|
5 |
ГАНЧА БРЮТ |
"F.LII GANCIA & C. S.p.A" |
94,2 |
2 |
|
|
6 |
БЕРНАР-МАССАР ШАРДОНЕ |
"Caves Bernard-Massard S.A." ("Кав Бернар-Массар С.А."), Люксембург |
94,6 |
1 |
|
|
7 |
ДЖЕЙКОБ҆С КРИК ШАРДОНЕ ПИНО НУАР БРЮТ КЮВЕ |
"Pernod Ricard Winemakers Pty Ltd" ("Перно Рикар Вайнмэйкерс Пти Лтд"), Австралия |
93,2 |
4 |
|
|
Күбекле ак шәраблар (баллы) |
|
||||
|
8 |
ЧИНЗАНО АСТИ |
"Davide Campari - Milano S.p.A" ("Давиде Кампари - Милано С.п.А"), Италия |
92,6 |
4 |
|
|
9 |
АСТИ ПЕРЛИНО |
"V.N.P.VALSA NUOVA PERLINO SPA" ("В.Н.П.Вальса Нуова Перлино СПА"), Италия |
93,1 |
3 |
|
|
10 |
МОНДОРО АСТИ |
"Davide Campari - Milano S.p.A" ("Давиде Кампари - Милано С.п.А"), Италия |
90,0 |
5 |
|
|
11 |
МАРТИНИ АСТИ |
"Martini & Rossi S.p.A" |
94,7 |
1 |
|
|
12 |
ГАНЧА АСТИ |
"F.LII GANCIA & C. S.p.A" |
94,2 |
2 |
|