Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органыннан Чирмешән, Түбән Кама һәм Зәй муниципаль районнарында «Кулланучыларның хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасының призерлары һәм номинантлары булган мәктәп укучыларын хөрмәтләделәр.
Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чирмешән районы Күтәмә мәктәбе укучысы Кирилл Миронов 1 дәрәҗә дипломга лаек булды, Зәй шәһәренең 2 нче мәктәбе укучысы Анастасия Горева, Түбән Кама шәһәренең 2 нче гимназиясе укучысы Илзирә Нуртдинова төрле номинацияләрдә җиңү яулады.
Шулай ук педагогларның балаларны әзерләүгә керткән өлеше билгеләп үтелде. А.В. Мироновка, В. В. Колесовага, Э.К. Шакировага "ТРда кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен" рәхмәт хатлары һәм истәлекле китаплар тапшырылды.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әлеге олимпиадада катнашу тормышта кирәк булачак бәһасез тәҗрибә бирә, дип билгеләп үтте. Димәк, олимпиадада катнашкан укучыларның барысы да үзенчәлекле тәҗрибә туплаган.