ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында «Кулланучыларның хокукларын яклау» темасы буенча 2019 елгы республика олимпиадасы призерларын котлау булды.
Укучылар «Кулланучы грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен» грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Чаллы шәһәре 58 нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Вероника Корниловага III дәрәҗә диплом тапшырылды. 76нчы гимназиянең 10 А сыйныфы укучысы Артем Петров һәм 10 Б сыйныфы укучысы Дарья Абдрахманова «Җиңүгә һәм кулланучылар законнарын өйрәнүгә омтылышлары өчен» грамотасы белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Чаллы шәһәре 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галия Кыямова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.