«Халык контроле» системасы эше төрле социаль өлкәләрдә, шул исәптән алкогольле продукция әйләнеше, сату, җитештерү өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Казанның Идел буе районындагы, Павлюхин урамында спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турында мәгълүмат керде. Гаризада административ хокук бозу турында эш кузгату һәм административ тикшерү үткәрү өчен җитәрлек мәгълүмат бар иде.
26 декабрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре гаризада күрсәтелгән сәүдә объектына барды. Чыгарылган билгеләмә нигезендә, Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгечләре сәүдә бинасын карап чыкты һәм «икеләтә билгеләнештәге» 1,1 литр спиртлы сыеклыкның законсыз әйләнештә булу фактын ачыклады.
Продукция алынды һәм флаконнарда нәрсә булуын ачыклау өчен экспертизага җибәрелде.
Хәзерге вакытта административ тикшерү алып барыла. Исегезгә төшерәбез, әлеге хокук бозу өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьсындагы 1 өлеше нигезендә җәза каралган.