Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үз хезмәт эшчәнлекләре кысаларында кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән генә түгел, ә турыдан-туры җитештерүчеләр белән дә хезмәттәшлек итә – атна саен Татарстан Республикасында җитештерелгән халык кулланышы товарларының, шул исәптән алкогольле продукциянең тәкъдим ителүенә мониторинг уздырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре җитештерелә торган продукция ассортименты һәм технологик процесс белән танышу максатларында, «Белый Кремль» сыра кайнату заводында булды.
Экскурсия Татарстанда сыра кайнатуның төп этапларын белүдән тыш, аны җитештерүнең нечкәлекләрен ачыкларга да ярдәм итте. Татарстан сырасы тарихы белән танышу заводның төп административ-җитештерү комплексында урнашкан музейдан башлана.
Экспозиция үзәгендә - сыра кайнату тарихындагы төп мизгелләр, алар куәтле агач рәвешендә сурәтләнгән, аның аскы ботаклары – һөнәрчелек остаханәләре һәм Оскар Петцольдның «Көнчыгыш Бавария» дип аталган беренче сәнәгать сыра кайнату заводы (1867 ел), алга таба сыра кайнату үсешенең совет чоры тәкъдим ителгән, ә агачның башында - иң яшь һәм заманча сыра кайнату заводы «Белый Кремль».
Икенче экспозиция – «рыцарьлар бүлмәсе» дип аталган, ул Бавария Король гаиләсенең дөньядагы бердәнбер сыра кайнату заводы булган Kaltenberg Бавария король замкына багышланган. Рыцарьлар залының эчке диварында король рыцарь турниры панорамасы сурәтләнгән, ул замокта ел саен үткәрелә. Турнирлар традициясе Бавариянең соңгы короле оныкчыгы принц Люитпольд Баварский тарафыннан салынган. Нәкъ менә аның лицензиясе һәм аның бабалары - Бавария корольләре рецептлары буенча «Белый Кремль» заводында Kaltenberg һәм König Ludwig премиаль сәүдә маркалы сыра кайнатыла, сыраның король сортларын җитештерү Король Галиҗанәбләре сыра кайнатучысы катнашында алып барыла.
Аннары Казан территориаль органы хезмәткәрләре өчен заводның җитештерү мәйданчыгы буйлап экскурсия үткәрелде.
Сыра җитештерү - бик катлаулы, югары технологияле процесс, ул үз эченә берничә этапны ала. Заводта җитештерү ничек оештырылган, эчемлек нинди ингредиентлардан кайнатыла, ферментация нәрсә ул һәм сосла әзерләү сере нидә, ачыту, фильтрация, деалкоголизация процессы ничек уза – боларның барысы белән дә хезмәткәрләр якыннан танышты.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, завод Германиянең Krones җитештерүчесеннән заманча технологик производство линияләренә ия, ә предприятиенең җитештерү куәте елына 20 млн.декалитр сыра кайнатуга исәпләнгән.