Гамәлдәге законнарны бозып, сыра сатылганлыгы ачыкланды

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

28 нче декабрьдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьне карау кысаларында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча барып кайтты.

Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгәнчә, Казан шәһәренең Киров районы территориясендә урнашкан сәүдә объектларының берсендә шәхси эшкуар алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозып эшчәнлек алып барган.

Административ тикшерү барышында контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан сыраны аның сыйфатын һәм легальлеген раслый торган тиешле документлардан башка гына сату фактын ачыклады. Сатыла торган продукция әйләнеше БДАМС системасында да теркәлмәгән булып чыкты.

12 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре әйләнештән алынды, ә менә салынган штрафлар суммасы шактый зур булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International