Электр чәйнеге сайлыйбыз: халык арасында уздырылган анкета нәтиҗәләре

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында электр чәйнеген сайлауга бәйле анкета үткәрде.
Сораштыруда барлыгы 110 кеше катнашты.
"Сез электр чәйнегеннән файдаланасызмы?" дигән сорауга җавап бирүчеләрнең күбесе (73%ы) уңай җавап биргән, 27%ы әлеге чәйнекләрдән файдаланмый икән. Сораштыруда катнашучыларның 48%ы билгеләп узганча, алар өчен сатып алган вакытта электр чәйнегенең бәясе мөһим булып тора, 29%ы өчен товарның бренды мөһим, ә җавап бирүчеләрнең 23%е товар турындагы бәяләмәләргә өстенлек бирә икән.

"Сыйфатсыз электр чәйнеге сатып алганыгыз булдымы?" - дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 42%ы уңай җавап биргән. 58%ы сыйфатлы продукция сатып алган.
"Электр чәйнегенең сыйфатына кагылышлы мәсьәләдә сез сатучыга дәгъва белдереп мөрәҗәгать иттегезме?" - дигән сорауга бирелгән җаваплар статистикасы түбәндәгечә:
- мөрәҗәгать иттек, мәсьәлә уңай хәл ителде – 52%;
- мөрәҗәгать иттек, акчаны кире кайтарудан баш тарттылар – 15%;
- мөрәҗәгать итмәдек – 33%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International