2020 нче елның гыйнвар аендагы бәйрәм көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек чараларын үткәрү барышында алкогольле продукцияне ваклап сатуга бәйле чикләүне бозып сатуның 4 очрагы ачыкланды.
Әлеге фактлар буенча административ тикшерү эше алып барыла, эшкуарлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакыртылды. Алга таба эш материаллары гамәлдәге законнар нигезендә карар кабул итү өчен судка җибәреләчәк.