Бәйрәм көннәрендә уздырылган кизү торулар вакытында хокук бозулар ачыкланды

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында яңа ел бәйрәмнәрендә кизү торулар оештырылды, кизү тору барышында хезмәткәрләр алкогольле продукция сату вакытын чикләүгә бәйле ике хокук бозу очрагын һәм алкогольле продукцияне законсыз сатуның бер фактын теркәде. 3 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Әйтик, агымдагы елның 2 нче гыйнварында Яшел Үзән районының Түбән Вязовые бистәсе территориясендә урнашкан кибеттә алкогольле продукция сату вакытын бозу факты ачыкланды. 8 нче гыйнварда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә дә шундый ук хокук бозу очрагы теркәлде.

4 нче гыйнварда Апас районының Апас бистәсендә чәчәк кибетендә коньяк сату факты билгеле булды. Хәмер Буа шәһәре сәүдә челтәрләреннән сатып алынган. Коньяк матур итеп бизәлгән кәнфитле, чикләвекле һәм лимонлы агач тартмаларга урнаштырылган, ә шәраб эчемлекләре чәчәкле кәрҗиннәргә салына торган булган. Боларның барысы да бүләк сыйфатында шактый гына кыйммәт бәягә сатып җибәрелгән. Әйтик, арзанлы гына коньякның бәясе аны агач тартмага урнаштырганнан соң 1500 сумга кадәр арткан. 

Хокук бозучыларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен килергә кирәклеге турында турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International