Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Балалар өчен боз чанасы сайлау" темасына анкета үткәрде.
Сораштыруда 130 кеше катнашты.
"Сез балаларыгыз белән боздан ясалган тауларга йөрисезме?" – дигән сорауга җавап бирүчеләрнең күпчелеге (83%ы) уңай җавап бирде, 17%ы боз тауларына йөрми икән.
"Нинди боз чаналарында шуасыз?" – дигән сорауга җаваплар статистикасы түбәндәгечә:
а) йомшак – 23%;
в) пластик – 42%;
с) тутырылган (ватрушкалар) – 35%.
Сораштыруда катнашучыларның 46%ы боз чанасын махсус кибетләрдән сатып алуны кулай күрә, 23%ы базарлардан сатып ала икән. Сорауга җавап бирүчеләрнең 12 проценты боз чаналарын сатып алу өчен күмәртәләп-ваклап сату базаларына юл тота. Респондентларның 19%ы боз чаналарына интернет аша заказ бирә икән.
"Сезнең сыйфатсыз боз чанасы сатып алганыгыз булдымы?" – дигән сорауга уңай җавап бирүчеләр саны – 37%, 63%ы андый очракка юлыкмаган.
Боз чанасының сыйфатына бәйле ризасызлык белән сатучыга мөрәҗәгать иткән очракта, респондентларның 58%ы мәсьәләне уңай хәл иткән. Җавап бирүчеләрнең 9%ына акчаны кайтарып бирүдән баш тартканнар. 33%ы сатучыга таләп белдереп мөрәҗәгать итмәгән.