"Кибет ризыгы". Аның яхшымы яки начармы икәнлеген һәркем үзенчә хәл итә. Әлеге продукция сыйфатлы булган очракта, әлеге карарның уңай яклары ачыктан-ачык күренә башлый. Бөгелмә шәһәренең "Новинка" аш-су челтәре хезмәткәрләре үзләре әзерләгән ризыкларны җитештергәндә бу хәлнең мөмкин булуы турында инде ун елдан артык раслап килә.
Челтәр продукциясе инде шәһәрнең визит карточкасына әверелгән. Биредәге чәк-чәк, торт, бавырсак, пәһләвә, төрле эчлекле камыр ризыклары, десертлар, пилмән, мантый, салатлар вегетариан продукциясе һәм "дөрес туклану" ризыклары белән уңышлы төрләндерелгән.
"Новинка" аш-су челтәре кибетләренә биш тапкыр китерелә торган ризыклар аларның яңа әзерләнгән һәм тәмле булуын гарантияли.
Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, урынга чыгып, хуҗалык итүче субъект вәкилләре, шулай ук сатып алучылар өчен укулар үткәрде.
Сатыла торган азык-төлек товарларына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы турында, товарлар турында аларны дөрес итеп сайлап алуны тәэмин итә торган зарури һәм дөрес мәгълүмат булуы турында; төргәкләнгән товарлар һәм икмәк-күмәч әйберләрен сату кагыйдәләре хакында аңлатылды.
Сатучылар өчен сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм сатыла торган товарларны саклауның температура режимын үтәүгә махсус игътибар бирелде.
Сатып алучыларга, агулану очракларын булдырмас өчен, товарны яраклылык вакыты дәвамында гына сатып алырга кирәклеге хакында аңлатылды. Товарның яраклылык срогы аны кулланырга яраклы дип саный торган, товар җитештерелгәннән соң исәпләнә торган чор яки ул килеп җиткәнчегә кадәр товар куллану өчен яраклы булган дата белән билгеләнә. Товарны сайлау һәрвакытта да сатып алучының карарына бәйле, һәр кулланучы уяу булырга һәм товар турында бөтен мәгълүматны, шул исәптән аның яраклылык срогын да, аны сатып алганчы игътибар белән өйрәнергә тиеш.
Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде һәм басма мәгълүмат таратылды.