Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Борбаш авылында алкогольле продукция сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы мәртәбә урынга чыгып, халыкны кабул итте.
Очрашу вакытында гражданнарның сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга; товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларына; товарга экспертиза үткәрүгә; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү срокларына кагылышлы мәсьәләләре каралды. Алкогольле продукцияне сату үзенчәлекләре һәм яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарларының сыйфаты һәм аларны сату проблемалары буенча фикер алыштылар. Авыл халкына аларның товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматны кичекмәстән алырга хокуклы булуы, этикеткаларны ничек итеп дөрес укырга һәм товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында барлыкка килгән төрле низаглы хәлләрдә үз-үзеңне ничек итеп дөрес якларга кирәклеге турында сөйләделәр.
Чарада катнашучыларга алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә законнардагы соңгы үзгәрешләр, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының гомуми нигезләмәләре һәм төп закон актлары турында мәгълүмат җиткерелде.