"Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Балтач муниципаль районының Көшкетбаш авылында "Мобиль бригада" дигән чара уздырды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова, Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды белгечләре кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге темалар буенча әңгәмә корды.
Товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә барлыкка килгән конкрет хәлләрдә кулланучыларның хокуклары турында аңлатылды, гражданнарның теге яки бу мәсьәләләрен хәл итү буенча киңәшләр бирелде. Белгечләр сатып алган вакытта, бигрәк тә интернет-кибетләрдә, ныклап уйларга, шулай ук кырыгалдарлар хәйләсенә эләкмәс өчен, игътибарлы булырга киңәш итә. Танышып чыгу өчен "Вестник потребителя Татарстана" газетасының чираттагы саны, төрле өлкәләр буенча зур кызыксыну тудырган кулланучылар өчен буклетлар тәкъдим ителде.
Мәнфәгатьле халыкка кирәкле мәгълүмат, ярдәм һәм консультация бирелде.