ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече сәүдә объектында семинар-уку үткәрде.
Семинар барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендәге 612 номерлы карары, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормалары турында аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерүнең һәм урнаштыруның дөреслеге, текстиль һәм трикотаж әйберләрен сату үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында сүз барды. Товар җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүматка, сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алыштыруга һәм кире кайтаруга һ.б. кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары язылган визиткалар өләшенде.