"500 фанфурик"

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы чираттагы тапкыр үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте – "Алкогольле продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендә хокук бозулар" категориясенә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр системалы рәвештә һәм мөмкин кадәр оператив карала. Әмма мөрәҗәгатьләрне урнаштырганда гражданнар хокук бозу турында төгәл һәм дөрес мәгълүмат күрсәтергә кирәклеген истә тотарга тиеш.

Бу юлы, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы порталында уяу гражданин тарафыннан Казан шәһәренең Совет районындагы сәүдә объектларының берсендә "фанфурик" дип аталган "ике төрле билгеләнештәге спиртлы сыеклык" сатылуы турында мәгълүмат урнаштырылган иде.

Әлеге гариза тиз арада эшкә “җигелде”.

15 нче гыйнвар көнне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре гаризада күрсәтелгән адрес буенча барып кайтты.

Сәүдә объектын карау барышында "ике төрле" билгеләнештәге спиртлы продукцияне саклау һәм аның белән сәүдә итү факты расланды, карау вакытында законсыз әйләнештә 500 флакон спиртлы сыеклык бар иде.

Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә, ә спиртлы продукция үзе экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International