Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Анатыш авылында яшәүчеләр белән очрашты.
Урынга чыгып кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарындагы мәгълүмат стендларында белдерүләр урнаштыру юлы белән хәбәр ителгән. Кабул итүгә авыл халкы да, авыл җирлеге территориясендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы эшкуарлар да килгән иде.
Чарада шулай ук Анатыш авыл җирлеге башлыгы К.К.Җамалиев та катнашты.
Катнашучылар игътибарына кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге закон актлары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча: акчаны кире кайтару яки сыйфатсыз товарларны, шул исәптән техник яктан катлаулы товарларны алыштыру турында, товарның җитешсезлекләренә карата таләп белдерү сроклары, күләме, фасоны, габаритлары буенча туры килмәгән сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында, җиһаз җитештерү һәм китерү заказларын үтәү срокларын бозу турында консультацияләр бирелде.
Социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрнең аерым төрләрен сату мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.
Барлык сорауларга да гражданнар тулы һәм квалификацияле җаваплар алды.