Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Чистай районының Кече Талкыш авылында яшәүчеләр белән очрашты

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Кече Талкыш авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатында урынга чыгып, гражданнарны кабул итте һәм семинар-уку үткәрде.

Башкарма комитет белгечләре һәм авыл халкы игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, "2014-2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы турында кыскача бәян ителде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды.

Күчмә кабул итү барышында сыйфатсыз товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтелгәндә җитешсезлекләрне ачыклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Моннан тыш, товарлардагы җитешсезлекләргә карата кулланучы тарафыннан таләпләр белдерү сроклары турында да аңлатылды.

Гражданнарны урынга чыгып кабул итү тәмамланганнан соң авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырылды, чөнки "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы РФ Законы җирле үзидарә органнары тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклауны күздә тота.

Күчмә чара барышында Кече Талкыш авылында яшәүчеләргә кулланучыларның хокукларын яклау буенча буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International