"Хокук белеме мәктәбе" өлкәннәргә белем бирә

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 9 гыйнварыннан Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннары һәм активистлары өчен максатчан чара башланды. Нәкъ менә әлеге категориягә караган гражданнарның (өлкән кешеләрнең) хокуклары иң еш бозыла. Яше һәм сәламәтлек торышы буенча алар халыкның иң якланмаган төркеме булып тора: кырыгалдарлар корбанына әверелә, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында аз белә, үз хокукларын яклау мөмкинлегенә ия түгел. Хәзерге финанс дөньясында өлкән буын үтә дә зәгыйфь булып кала бирә. Күп кенә пенсионерлар банк карталарыннан файдаланырга курка, өстәвенә, электрон түләү ысулларына да ышанмыйлар. 

 "Хокук белеме мәктәбе"н Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Кадрия Вәгыйзь кызы оештырды һәм үткәрде, ул ял итүчеләрне кулланучыларга бәйле законнарның хокукый нигезләре белән таныштырды. Тыңлаучылар аңлаешлы формада файдалы мәгълүмат алды, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны җиткерде, аларга мәгълүмати-агарту материаллары өләшенде. Нәшер ителгән брошюраларны гражданнар тарафыннан өйрәнү өлкән яшьтәге затларның хокукый белемлелек дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итәчәк, шулай ук аларга үз хокукларын мөстәкыйль һәм дөрес яклау мөмкинлеген дә бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International