Кыйммәтле бәягә – күренми торган койма

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына бер кулланучы койма кую буенча күрсәтелергә тиешле, ләкин күрсәтелмәгән хезмәт өчен акчаны кире кайтару турында дәгъва төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, әле җәй көне үк алдан түләп куелган булган, ләкин әлегә кадәр берни дә башкарылмаган.

"Урамда кыш инде: капка да, койма да, акча да юк! Әле бит суммасы да яхшы, өч урынлы сан", – дип шәрехли бу хәлне мөрәҗәгать иткән кулланучы.

Ведомство белгечләре "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Законның 28 статьясы нигезендә күрсәтелмәгән хезмәт өчен акчаны кире кайтару таләбе белән дәгъва хатын төзүдә ярдәм итте. Әлеге вакыйганың нәтиҗәләре турында, эшләрне башкаручыдан җавап алынгач, соңрак хәбәр итәрбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International