Ютазы районында күчмә чаралар узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы районының Иске Каразирек авылында, Башкортстан чигендә диярлек, кулланучыларның хокукларын яклау буенча 2019 елгы Олимпиадада катнашучыларны бүләкләү тәмамланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лилия Җәләтова, Гөлнара Габдрахманова, район мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе методисты Лилия Гәрәева белән берлектә, Каразирек урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Кәлимуллинага, шулай ук аның укучысы, "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы буенча Олимпиадада актив катнашкан өчен" номинациясендә җиңү яулаган Әдилә Миңнеяровага истәлекле бүләкләр тапшырды. Ютазы районы – авыл җирлеге булып, Казаннан ерак урнашкан булуына карамастан, бу район укучылары ел саен Олимпиадада актив катнаша. Быел беренче этапка районның 399 өлкән сыйныф укучысы теркәлгән иде, аларның 12се икенче этапка узды һәм алар арасыннан бер Әдилә Миңнеярова Түбән Кама шәһәрендә узган өченче турга чыга алды, анда катнашты һәм номинант булды.

Шул ук көнне территориаль орган белгечләре тарафыннан Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ләйсән Әхмәтова катнашында җирле халык белән очрашу оештырылды, аларга күчмә кабул итү булачагы турында алдан хәбәр ителгән иде. Кулланучыларның хокукларын яклау буенча сораулар белән барлыгы өч кеше мөрәҗәгать итте.

Авылның ике кибетендә социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрелде, сатучылар белән укулар үткәрелде. Очрашулар вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе заказы буенча чыгарыла торган мәгълүмати материал өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International