"Юрист булмасаң да, син законнарны белергә тиеш!"

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру, аларда хокукый аң тәрбияләү, законнарны тыңларга өйрәтү, танып-белү мәнфәгатьләрен үстерү максатларында Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама районының 20 нче урта мәктәбендә һәм  Олы Афанас урта мәктәбендә укучылар өчен "Законнарны яшьтән үк белеп тор" дигән хокук дәресләре үткәрелде. Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Ләйсән Фокеева яшьләр белән узган әңгәмәдә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын белү һәм үтәүнең мөһимлеге турында билгеләп үтте. Көндәлек тормышта кулланучыларның хокукы турында ул нинди дә булса сәбәпләр аркасында бозылганда яки бәхәсле хәл, хәтта турыдан-туры низаг барлыкка килгәндә генә искә алына. Кешеләр кулланучы буларак үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында күбрәк белгән саен, товарларны сатучы, эшләрне башкаручы (хезмәтләрне күрсәтүче) белән ике арадагы мөнәсәбәтләр дә шулхәтле яхшырак була, катлаулы хәлләрдә дә алар үзләрен ышанычлы хис итә. Законнарны, үз хокукларыңны белү, аларны аңлый белеп, эш итә алу – һәркем өчен мөһим. Мәктәп укучылары алган белемнәрен "Үз хокукларыңны беләсеңме?" дигән викторина сорауларына җавап биреп ныгытты. Шулай ук балалар "Сезнең тормыштагы хәлләр" дигән практикумда да зур кызыксыну белән катнашты. Хокук дәресенә йомгак ясап, мәктәп укучылары бердәм фикергә килде: теләсә нинди хәлләрдә җиңеллек белән куллану өчен, үзенең кулланучы хокуклары һәм бурычлары турында һәркем белеп торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International