2020 елның 21 гыйнварында юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә үткәрелгән контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре Түбән Кама шәһәрендәге "Герса" кафесында алкогольле продукцияне, аерым алганда, ябык савыт белән сыра алып чыгу фактын билгеләде. Әлеге продукция киштәгә куелган һәм бәялеге дә бар. Сыраны саткан вакытта алкоголь продукциясен турыдан-туры биреп җибәрә торган зат куллана торган савытны ачу шартын үтәмәгән.
Хәзерге вакытта гамәлдәге законны бозучы зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлеше ("Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның махсус таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу") буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзү өчен территориаль органга чакыртылды.