Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукция сату вакытына бәйле чикләүне бозу, үзләре турында БДАМС системасында мәгълүмат теркәлмәгән алкогольле продукцияне документлардан башка сату һәм сатыла торган продукциягә карата бәялек рәсмиләштерү таләпләре бозылу очракларын ачыклады. Бу хокук бозуларның барысы да Яшел Үзән районының Бишнә авылында урнашкан бер үк кибеттә теркәлгән. Барлыгы 30,37 л күләмендә алкогольле продукция әйләнештән алынды. Хокук бозучыга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен килергә кирәклеге турында хәбәр ителде.