Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча административ тикшерүләр уздыру кысаларында Чистай районының өч сәүдә объектына барып кайтты.
Тикшерү барышында һәр кибеттә яраклылык срогы чыккан 2-6 атамалы сыра һәм сыра эчемлегенең сатылуы ачыкланды. Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъектлардан барлыгы 40 литрдан артык күләмдә алкогольле продукция тартып алынды.
Хәзерге вакытта әлеге материаллар буенча административ тикшерү эшләре алып барыла.