Кулланучы алмаш товар таләм итәргә хокуклы

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Тәҗрибә күрсәткәнчә, озак файдаланыла торган товарга гарантия ремонты вакытында кулланучының алмаш итеп товар таләп итәргә хокуклы булуы турында күпләр белеп бетерми. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 20 статьясы нигезендә, озак файдаланыла торган товар гарантия ремонтына тапшырылган очракта, кулланучы таләбе буенча сатучы өч көнлек чорда, түләүсез нигездә шундый ук куллану үзлекләренә ия булган товарны, үз хисабыннан китертеп, алмашка биреп торырга тиеш.

Озак файдаланыла торган товарлар дигәндә, андыйларга хезмәт итү вакыты өч елдан ким булмаган, алмаштыруның һәм төзәтүнең махсус шартлары булган товарлар керә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кулланучыга сатучының ремонт эшләре вакытында алмаш товарны мөстәкыйль тәкъдим итүен көтеп утырырга кирәкми. Моның өчен сатып алучыга сәүдә предприятиесе җитәкчесенә адресланган гариза язарга кирәк, ул ике нөсхәдә булса яхшы. Аның берсе сатучыга тапшырыла, ә икенчесендә, товарны алу турында раслап, сатучы үзенең имзасын һәм алу датасын теркәп куярга тиеш. Әгәр ул гаризага имза салудан баш тартса, аны почта аша, кулга тапшыру турында белдерүле заказлы хат итеп җибәрергә кирәк.

Ремонт вакытында алмашка товар биреп тормаган сатучы кичектерелгән һәр көн өчен кулланучыга товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түли. Товарның бәясе аның мөрәҗәгать иткән вакытта булган бәясеннән чыгып билгеләнә.

Әмма ләкин Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Товарлар исемлеге бар, аларга әлеге таләпләр кагылмый. Мәсәлән, автотранспорт чаралары, мебель, көнкүрештә кулланыла торган электр җиһазлары, бәдрәф һәм медицина максатларында кулланыла торган предметлар, шулай ук азык-төлекне термик эшкәртү һәм азык әзерләү өчен кулланыла торган җайланмалар өчен алмашка товар таләп итәргә ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International